2016
Әнвәр Хәйри укулары
img_9998
3-нче декабрь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фән эшлеклесе, тарихчы, Сәләтнең дусты Әнвәр Хәйринең якты истәлегенә багышланган укулар үтте. Чарада Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир; Алексеевск районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин; тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, галим, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров; тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; археолог, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков; Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов; «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров һәм Әнвәр ага Хәйринең гаиләсе катнашты.
М.И. Мәхмутов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе
img_2457
1-7-нче ноябрь аралыгында Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе узды. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган, сайлап алу туры аша узган, 50 укучы катнашты. Сайлап алу portfolio-selet.ru сайтында үткәрелде.
Әйдаманнар ярышы
aidamanka02
21-24-нче октябрь аралыгында, Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы» узды. «Әйдаманнар ярышы» – Сәләтнең җәйге профильле аланнарында эшләүче әйдаманнарга бәя бирү, үз аланыңны «Сәмрух» ел премиясендә тәкъдим итә алу дигән сүз.
Җәйге профильле сменалар
img_2710
2016-нчы елның җәйге кампаниясе кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Сәләт хәрәкәте тарафыннан "Фәнсар" фән һәм мәгариф үзәгендә ел саен 4 җәйге профильле смена үтә: "Осталар бистәсе", "Имәнкәй", "Биләр каласы" һәм "Санак". 2016-ның җәендә "Фәнсар"да Татарстан Республикасыннан, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 500-дән артык Сәләт активисты ял итте.
Сәләт клублары гамәли семинары
img_4446
Семинарның программасы Сәләт дөньясы белән таныштыру, Татарстан Республикасы районнарының урта белем бирү учреждениеләре базасында клуб командаларын булдыруга юнәлдерелгән.
2017
«SDG International Game» халыкара стратегия уены
img_3546
6-9 апрель көнне "Фәнсар" фән һәм мәгариф үзәгендә "SDG International Game" халыкара стратегия уены узды. Биредә 60 кеше БМО моделеның максатлары белән якынрак танышты һәм үзләренең "Идеаль шәһәрләрен" төзи алды.
М.И. Махмутов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе
htoe18rrr58
22-28 март аралыгында Фәнсар фән һәм мәгариф үзәгендә М.И. Мәхмүтов исемендәге Фәнсар мәктәбенең Язгы сессиясе узды. Әлеге мәктәптә Чувашиядан, Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 80 бала катнашты.
Сәләт клубларының V гамәли семинары
adrhyaxacx8
3-6-нчы март көнне Сәләт клублары 2017-нче елга эш планын тәкъдим иттеләр. Әлеге семинарда Татарстанның 11 районыннан һәм Самарадан килгән клублар катнашты. 3 көн дәвамында берләшмәбез активистлары Сәләт клубларын үстерү һәм ныгыту буенча махсус дәресләр алдылар, аларны практикада сынап карадылар.
«Сәләт-Гаилә»
mlwtmj5h3jo
3-5-нче февраль аралыгында, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә еллар белән сыналган дуслык, балаларның шат авазлары һәм чын гаилә мохите хөкем сөрде. Чөнки биредә икенче тапкыр «Сәләт-Гаилә» сменасы үтте. Аны үзләре дә кайчандыр сәлкеш булган, бүгенге көндә бәхетле әти-әни ролен башкаручы Сәләт ветеранны яратып шулай атый. «Сәләт-Бәләкәч» проекты тарафыннан оештырылган әлеге смена үзендә 10 Сәләт гаиләсен җыйды.
«Сәләт-Олимп»
o6-pzghrzme
12-15 гыйнвар көннәрендә "Фәнсар" фән һәм мәгариф үзәгендә фән олимпиадаларына, ТДИ һәм БДИга әзерлек «Сәләт-Олимп» мәктәбе узды. Мәктәптә Татарстанның төрле районнарыннан (Бөгелмә, Әлмәт, Казан, Азнакай, Зәй) 30 укучы катнашты. Һәр катнашучы үзенә ошаган юнәлешне сайлап алып смена барышында укытучысы белән белем туплады. Смена ахырында барлык катнашучыларга «Сәләт-Олимп» мәктәбе үтүен раслаучы таныклыклар тапшырылды.
Безнең белән элемтәгә керегез
+7 (843) 412-70-38
info@fansar.ru